Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чувашия Республикасы укытучылары Бакырчыда

Мәгариф бүлегенең 2015-2016 нчы уку елына караган төбәкара хезмәттәшлек эшчәнлеге, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район метод берләшмә планы нигезендә 25 нче ноябрь көнне Бакырчы төп мәктәбендә Чувашия Республикасы Яльчик районы Кушкы урта мәктәбеннән бертөркем укытучылар катнашында "Дәвамчанлык шартларында олимпиадага әзерләү үзенчәлекләре" темасына семинар үтте. Программа буенча мәктәпнең татар теле...

Мәгариф бүлегенең 2015-2016 нчы уку елына караган төбәкара хезмәттәшлек эшчәнлеге, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район метод берләшмә планы нигезендә 25 нче ноябрь көнне Бакырчы төп мәктәбендә Чувашия Республикасы Яльчик районы Кушкы урта мәктәбеннән бертөркем укытучылар катнашында "Дәвамчанлык шартларында олимпиадага әзерләү үзенчәлекләре" темасына семинар үтте. Программа буенча мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гайнуллина Әлфия Вәли кызы 7 нче сыйныфта татар теленнән, Шәфигуллина Гөлгенә Рифкать кызы 6 нчы сыйныфта әдәбияттан ачык дәрес күрсәттеләр. Соңыннан кунаклар игътибарына башлангыч һәм урта сыйныф укучылары,укытучылар катнашында "Данлыклы авылдашыбыз Шәүкәт Галиев"исемле класстан тыш чара тәкъдим ителде. Семинарның икенче өлеше түгәрәк өстәл артында дәресләргә анализ, семинар темасына чыгышлар рәвешендә үтте. Очрашу истәлеге булып "Габдулла Тукай -бөек шагыйрь" темасына төбәкара презентацияләр бәйгесе җиңүчеләре: районыбыз укытучыларына һәм Кушкы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Салеева Дания Минхадир кызына грамоталар, Чувашия кунакларына татар теленнән методик ярдәмлекләр, җирле шагыйрьләребезнең җыентыклары, матур әдәбият китаплары, район мәгариф системасы хакында җыентык тапшырылды. Чараның йомгаклау өлеше кунакларны мул табын артында төшке аш белән сыйлау һәм күренекле якташыбыз Шәүкәт Галиевнең Бакырчы авылы җирлегендә эшләп килүче музеенда экспонатлар белән танышу, җылы әңгәмә рәвешендә үтте. Киләчәктә дә регионара хезмәттәшлек кысаларында Чуваш Республикасы Яльчик районы Кушкы урта мәктәбе белән элемтәләр өзелмәсен, аралашу ике як өчен дә нәтиҗәле һәм уңышлы дәвам итсен дигән фикер семинарда катнашучыларның һәммәсенең дә уртак теләге булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев