Чирмешән җирлегендә батыр улларын хөрмәтләделәр
Биредә батыр авылдашлары Ранис Камалиев истәлегенә чаңгы марафоны узды.
(24 нче февраль, "Апастово-информ").
Чирмешән мәктәбенең ишегалдына авыл халкы бердәм булып җыелды. Балалар бакчасы нәниләре, мәктәп укучылары, студентлар, яшьләр, өлкән буын, бәйрәмгә кайткан авылдашлары бердәм булып чаңгыга бастылар. Үзләренә бирелгән дистанцияне бик матур итеп уздылар.
Әлеге чара "Апас" якташлар җәмгыяте, иганәчеләр һәм авыл халкы белән берлектә оештырылды. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән сәламләде. Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев, Татарстанның халык артисты Илсур Сафин, Татарстанның Атказанган журналисты Алсу Асхадуллина һәм бик күп якташларыбыз, Әфганчылар оешмасы марафонның кунаклары булдылар. "Апас" якташлар җәмгыяте Ранис Камалиевның гаиләсенә бүләкләр, кечкенә улына велосипед бүләк иттеләр. Шулай ук якыннары махсус хәрби операциядә булган егетләрнең гаиләләренә күчтәнәч-пакетлар бирелде.
Чарага килгән һәрбер бала тәмле бүләккә, җиңүчеләр дә бүләкләргә ия булдылар. Мәдәният хезмәткәрләре җырлары белән чарага ямь өстәделәр. - Чаңгы марафоны чын бәйрәм төсе алды. "Апас" якташлар җәмгыятенә, иганәчеләргә, авылдашларга, килгән барлык кунакларга рәхмәтемне ирештерәм, - диде авыл җирлеге башлыгы Айрат Зиннәтуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев