Реклама
Җәмгыять
Чирмешәндә яшәүче Гарифуллиннар Алтын туйларын билгеләп үтте
Чирмешән авылыннан Рифкатъ һәм Әлфия Гарифуллиннар моннан 50 ел элек кавышкан.
(7 гыйнвар, "Апастово-информ").
"Шул еллар эчендә шатлыклары да, борчулары да булгандыр. Гарифуллиннар яшьлек хисләренә тугры калып бүгенге Алтын туйларына килеп җиткән", - ди ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина.
Рифкать абый гомер буе шофер булып эшләгән. Әлфия апа исә бар булмышын яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган. Озак еллар биология фәнен укыткан.
"Гаиләдә ике бала үсте. Кызганыч, гаиләгә бала хәсрәтләрен дә күрергә туры килде. Алар борчуларны сабырлык белән үткәрә белделәр. Һәрчак үрнәк парлар булып яшиләр", - ди Чирмешән авыл җирлеге башлыгы Айрат Зиннәтуллин.
Рифкать абый белән Әлфия апага район башлыгының бүләкләре тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев