Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Чирмешәннән Нурия әби Бәширова: “Аякта чабата, үзебез ачлы-туклы булсак та, сер бирмәдек”

Чирмешән авылында яшәүче Нурия әби Бәширова балалары, якыннары янәшәсендә 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.

(13 март, “Апастово-информ”).


Нурия әбигә район башлыгының котлауларын һәм бүләкләрен Ринат Гыйльфанов, Чирмешән авыл җирлеге башлыгы Айрат Зиннәтуллин тапшырды.
Нурия әби колхозның төрле хезмәтләрен башкарган. Тормыш иптәше белән бергәләп 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Ул бүген акъәби булып, балаларының, кияү, киленнәренең, онык-оныкчыкларының игелеген күреп яши.
“Яшьлегебез авыр чорга туры килде. Аякта чабата, үзебез ачлы-туклы булсак та, тырышып эшләдек, сер бирмәдек. Хәзер тамагыбыз тук, өстебез бөтен”, - ди Нурия әби.
Үз аякларында йөри, зиһене әйбәт, акылы камил әле Нурия әбинең. Балалары кайтканда чәйләрен кайнатып куя, ашлар да пешерә. Изге догаларыннан аерылмыйча, ил-көнгә иминлек, якыннарына хәерле гомерләр теләп яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев