Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Чирмешәннең яңа мәдәният йортында беренче сайлау

Чирмешән авылы яңа гына шатлыклы вакыйга кичерде. Аларда төзекләндерүдән соң бик матур, заманча мәдәният йорты файдалануга тапшырылды.

(14 сентябрь, “Апастово-информ).
14 сентябрь иртәсендә әлеге матур бинада Бердәм сайлау көне башланып китте.
“Иң беренче булып авылыбызның өлкән әбисе Исламия Мингазова килде. Аңа беренче сайлаучы бүләген тапшырдык. Шулай ук Талия Сәмигуллина һәм Ринат Бәширов та иң беренчеләрдән булып тавыш бирделәр”, - дип хәбәр иттеләр сайлау участогыннан.
Исламия апа сайлауларда һәрчак актив. Күпне күргән буын баласы буларак, үз тавышын биреп, якты, имин киләчәгебезгә өлеш кертергә тели.
“Киләчәк буын рәхәттә яшәсен. Без күргәннәрне алар күрмәсен”, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев