Чистара, пөхтәләнә Апас
Районда чисталык икеайлыгы старт алды.
(31 март, “Апастово-информ”).
Икеайлык барышында авыл җирлекләре территорияләрен, юл буйларын, урман полосаларын, яр буйларын, истәлекле һәм мемориаль урыннарны, апаслыларның ял итү урыннарын чистарту-пөхтәләү күздә тотыла.
“Чистарту өмәләрен без кар эрү белән башлаган идек инде, - ди шәһәр тибындагы Апас поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина, - Тик халык шуны аңласын иде - чисталык чүпләмәгән җирдә көчлерәк була. Шуңа күрә, чүп-чарны теләсә кая ташламаска, тирә-юнебез пөхтәлегенә хөрмәт белән карарга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев