Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чүрибураш авылында Насыйбуллиннар гаиләсе авылдашларына Яңа ел бәйрәме оештырган

Кунакка Кыш Бабай белән Кар кызы һәм хәтта убырлы карчык та килгән.

(3 гыйнвар, "Апастово-информ").
Фәһим-Алмагөл, Алмаз-Ләйсән Насыйбуллиннар авылда үзләренең тырышлыклары, бердәм булулары белән аерылып торалар. Тату һәм дус булып яши алар. Дус-туганнар еш кунак булалар. Бәйрәмнәр дә гөрләп уза. Һәр Яңа елны дә кочак җәеп, күтәренке кәеф белән каршы алалар. Йортны бизәп, кардан төрле сыннар ясап, шаккатыралар. Бу юлы исә алар үзләренең яшел чыршы янәшәсенә барлык авылдашларын кунакка чакырып, бәйрәм кәефе өләштеләр. Биредә олысы-кечесе чыршы тирәсендә җыр җырлап әйләнделәр, шигырьләр сөйләп, уеннар уйнадылар. Кыш Бабай тәмле бүләкләрен дә өләште. Авылдашлар Насыйбуллиннарга рәхмәт сүзләрен җиткереп, киләчәктә әлеге бәйрәм күркәм традициягә әверелүен теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев