Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чүрибураш авылының мәдәният йорты капиталь төзекләндереләчәк һәм су юллары яңартылачак

Халык җыеннары Чүрибураш, Иске Йомралы, Ишеево авыл җирлекләрендә дәвам итте.

(18 нче гыйнвар, “Апастово-информ”).


Чүрибураш авыл җирлегендә агымдагы елда зур үзгәрешләр көтелә.
“Республикакүләм программаларның, үзара салымның авыл җирлекләренә ярдәме бик зур. Узган елгы үзара салым акчасына авыл эчендәге юлларны төзекләндердек, башняга насос алдык, электро товарлар алдык һәм башка хезмәтләр башкардык. Авылларыбыз көннән көн төзекләнә, матурлана. Быел менә тагын зур эшләр башларга торабыз. Чүрибурашта мәдәният йорты төзекләндерелә һәм су юллары яңартылачак”, - диде авыл җирлеге башлыгы Илгиз Мифтахов.
Иске Йомралы авыл җирлегендә дә республикакүләм программа нигезендә мәктәп капиталь төзекләндерелгән, өр-яңадан, заманча итеп җиһазландырылган. Вахитов урамына каты өслекле юл салынган.
“2023 нче елга үзара салым халык тәкъдиме белән түбәндәгечә каралды: Иске Йомралыда 500 сум, Карабайда 500 сум, Түчинкәдә 1000 сумнан. Әлеге акчага юлларны, су юлларын төзекләндерү, урам утларын карау һәм башкалар каралган”, - дип белдерде авыл җирлеге башлыгы Рамил Муратов.
Ишеево авыл җирлегендә 1 Ленинград блокадасы ветераны, 3 тыл ветераны яши. Узган елда 2 гаилә теркәлгән, 4 бала туган, 4 кеше бакыйлыкка күчкән.
“Узган ел ике гаилә теркәлде, шуларның берсе авылда төпләнеп калды. Җирлектә үзара салым акчасына юлларны төзекләндерү, су насослары алу, яшелләндерү эшләре башкарыла”, - диде авыл җирлеге башлыгы Ринат Сатдинов.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Нияз Гыйсмәтуллин авыл хуҗалыгында башкарылган эшләр, дәүләт ярдәме турында чыгыш ясады.
“33711 гектар мәйданда 119270 тонна икмәк җыеп алдык. Уртача уңыш 35.6 центнер тәшкил итә. 4000 гектарда 130000тонна шикәр чөгендере җыеп алынды. Хуҗалыкларыбыз яңа техника сатып алдылар. Шулай ук 2023 елда сөт җитештерү күләмен арттыру максатында 1018 баш тана чит илдән кайтартылды”,- диде Нияз Гыйсмәтуллин.
Район ветеринария бүлеге җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин терлекләрне ясалма каплату, төрле авыруларга каршы прививкалар, субсидияләр хакында сөйләде.
Район җир һәм милек палатасы бүлеге җитәкчесе Рөстәм Зәмдиханов җирләрне вакытында теркәп кую тәртибе белән таныштырды.
Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре мошенниклардан сакланырга өндәде.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин районда булачак эшләргә тукталды.
“2022 елның авырлыклары да, уңышлары да күп булды. Һәрбер җирлек буенча республикакүләм программалар эшләп тора. Мобилизацияләнгән егетләргә, гаиләләренә ярдәм итеп торабыз. Сездән булган сораулар һәм тәкъдимнән язып алыначак һәм ел әйләнәсендә эшләнәчәк”, - диде йомгаклап район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев