Реклама
Җәмгыять
Чүрибураш мәктәбе укучылары батыр авылдаш егет белән очрашты
Махсус хәрби операциядә катнашучы егет Илнур Хәмитов ялга кайтты.
(27 апрель, “Апастово-информ”).
Чүрибураш авылы бу көннәрдә шатлыклы вакыйга кичерде. Авылда туып-үскән егет Илнур Хәмитов ялга кайтты. Илнурны әнисе, туганнары, күршеләре, дуслары шатланып каршы алды. Ул үзе белем алган мәктәпкә дә җылы очрашуга килде.
“Илнур Хәмитов биредә укыган елларын искә алды, белем биргән укытучыларына хөрмәтен белдерде. Укучыларга киңәшләрен бирде. Тырыш булырга, авыр вакытларда югалып калмаска әйтте. Шулай ук хәрби операция зонасында авылдашы, сыйныфташы Айрат Гыйсмәтуллин белән күрешүен дә шатланып сөйләде. Сәламнәрен җиткерде”, - дип хәбәр итте Чүрибураш мәктәбе укытучысы Ләйсән Нургалиева.
Илнур Хәмитов Чүрибураш авылында туып-үсә. Чүрибураш мәктәбендә белем ала. Хәрби бурычын намус белән үтәп кайтканнан соң, Казан шәһәрендә төпләнеп кала. Оргсинтез оешмасында хезмәт итә, тормыш кора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев