Чүрибураш солдат улын каршы алды
Рамил һәм Рузилә Галиевларның олы уллары Ранил хәрби хезмәттән кайтты.
(29 декабрь, “Апастово-информ”).
Яңа елны каршы алган көннәрдә Чүрибураш авлында яшәүче Галиевлар гаиләсендә зур сөенеч булды. Аларның олы уллары Ранил Галиев Ватан алдындагы изге бурычын намус белән үтәп, туган йортына кайтты. Әти-әнисе, энекәшләре һәм туганнары, дуслары аны шатланып каршы алдылар. Ранил Галиев Казан шәһәрендә хезмәт итте.
“Ватан алдында хәрби бурычны үтәү – изге эш. Мин дә бурычымны үтәдем. Горурланам һәм бик шатланам”, - ди егет.
Рамил һәм Рузилә Галиевлар авылда тырыш, үрнәк гаиләләрнең берсе. Яшь гаиләдә дүрт ир егет үсә. Егетләр әти-әнисенә ярдәм итеп, хезмәт белән тәрбияләнәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев