Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чүрибурашта өлкән хатын-кызларны хөрмәтләгәннәр

Авыл китапханәсендә гүзәл затларга багышланган әдәби кичә узган.

(6 март, “Апастово-информ”).


Бәйрәм кичәсенә авылның олы хөрмәткә лаек өлкән яшьтәге апалары, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең әниләре чакырылган. Аларга 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан тәбрикләүләр юлланган.
Чүрибураш авыл җирлеге башлыгы Илгиз Мифтахов хатын-кызларның тырышлыгын, намуслы хезмәтен һәм ихтирамга лаек Ана булуларын билгеләп узган. Бүгенге көндә илебез тынычлыгын сакларлык батыр егетләр тәрбияләүләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткергән.
“Сез – авылның тоткасы. Бик яшь гаиләләргә, хатын-кызларга үрнәк булып торасыз. Тормыш мәшәкатьләрен, сынауларын олы сабырлык белән узгансыз. Намуслы хезмәтегез район үсешенә зур өлеш керткәнсез. Илгә лаеклы балалар үстергәнсез. Күңелләренә тәрбия орлыклары салгансыз, Ватанны, тормышны сөяргә өйрәткәнсез. Олыгайган көннәрегезне кадер-хөрмәттә уздырырга, сау-сәламәт булып, һәр көнне сөенеп яшәргә насыйп итсен”, - дип изге теләкләрен юллаган җирлек башлыгы Илгиз Мифтахов.
Чүрибураш китапханәсе җитәкчесе Рәйхана Вәлиуллина хатын-кызларга багышланган шигырьләр укыган, кызыклы мәгълүматлар белән уртаклашкан. Мәдәният йорты җитәкчесе Миләүшә Хисамова матур җырларын бүләк иткән. Бәйрәм чәй өстәле артында да дәвам иткән. Бирегә җыелган апалар бер-берсе белән рәхәтләнеп аралашып, уйлары белән яшьлекләренә кайткан, тормышларындагы күңелле истәлекләрне барлаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев