Чүрибурашта Россиянең мактаулы хезмәткәре, Татарстанның атказанган укытучысы Иршат Яруллин истәлегенә көрәш турниры узачак
Көрәш турниры мөгаллимнең гаиләсе, дуслары, хезмәттәшләре һәм укучылары тарафыннан оештырыла.
(12 март, “Апастово-информ”).
Келәмдә районның яшь көрәшчеләр бил алышачак. Көрәш турниры 16 март көнне Чүрибураш мәктәбендә үтәчәк.
“Хөрмәтле укытучыбыз Иршат Яруллинны искә алу матур традициягә әверелеп бара. Арабыздан киткәненә ике елга якын вакыт үтсә дә, ул безнең хәтердә яши. Быел да остазыбызны 16 март көнне – нәкъ аның туган көнендә зурлап, көрәш келәмендә искә алачакбыз”, - дип хәбәр итте Чүрибураш мәктәбе директоры Руслан Нургалиев.
Иршат Мирсияп улы Яруллин бар тырышлыгын, булмышын, сәләтен мәктәп өчен сарыф итте. Физик хәзерлек укытучысыннан мәктәп директоры вазифасына күтәрелде. 20 ел дәвамында Чүрибураш мәктәбен җитәкләде. Оста оештыручы, киләчәкне алдан күрүче, сәләтле, җитди, таләпчән җитәкче булды. Үзе дә көрәшчеләр нәселеннән булган Иршат Яруллин балаларны спортка тартуга, көрәшне үстерүгә зур көч куйды. Үзеннән соң күпме көрәшче, алмаш әзерләп калдырды. Мөхтәрәм райондашыбызның хезмәте, исеме райондашлар күңелендә мәңге сакланыр. (6+).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев