Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дәүләки авылында махсус хәрби операциядән ялга кайткан Ленар Шәрипов укучылар белән очрашты

Дәүләки мәктәбендә түгәрәк өстәл артында “Без тынычлык телибез!” дип исемләнгән очрашу кичәсе узды.

(10 май, “Апастово-информ”).



Балалары укыган, тормыш иптәше эшләгән мәктәпкә Ленар бик теләп, куанып килде. Түгәрәк өстәл артында укучылар үзләренең кызыксындырган сорауларын бирделәр, шигырьләрен, җырларын бүләк иттеләр. Шулай ук “Без тынычлык телибез!” дип исемләнгән стендка үзләренең теләкләре белән тынычлык кошларын урнаштырдылар.


“Ленар! Без сезнең белән бик горурланабыз! Сезгә бары тик исәнлек-саулык, озын гомер телибез. Исегездә тотыгыз: сез гаиләгезгә, якыннарыгызга, безгә бик кирәк! Без сезне зур җиңүләр белән көтәбез!” – дип тәмамлады кичәне укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Фәния Хәйбуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев