Дәүләки һәм Кильдураз укучылары юл сакчылары белән очрашты
Дәүләки һәм Кильдураз мәктәпләре укучылары белән юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту турында профилактик әңгәмә үткәрелде.
(7 февраль, “Апастово-информ”).
Әңгәмә барышында укучыларга юлны имин кичү кагыйдәләре, җәяүлеләрнең бурычлары, балалар автокреслоларыннан һәм куркынычсызлык каешларыннан файдалану һәм яктылыкны кире кайтара торган элементлардан файдалану кирәклеге турында искә төшерделәр.
“Аеруча игътибар «тюбингларда» һәм транспорт чараларына беркетелгән моңа охшаш җайланмаларда шууның ярамавына һәм машина юлы янәшәсендә урнашкан санкцияләнмәгән таулардан торган чаналарда шууның куркыныч булуына юнәлтелде. Әңгәмә ахырында укучылар өчен "Кышкы куркынычсызлык"дәресенең видеосын карау оештырылды”, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев