Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дәвеш авылы эшмәкәре Наилә Әхмәдиева: “Йолдыз” газетасын укып, рухи азык аласың”

Эшмәкәр ханым лаеклы ялдагы авылдашларына һәм махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең гаиләләренә Яңа ел бүләге әзерләгән.

(22 декабрь, “Апастово-информ”).


Үзенең тырышлыгы, тынгысызлыгы белән таң калдыручы эшмәкәр Наилә Әхмәдиева районда үзенең бик күп игелекле гамәлләре белән дә дан тота. Наилә Әхмәдиева матбугатка язылу чорында узган чаралардан да читтә калмады. Ул лаеклы ялдагы авылдашларына һәм махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең гаиләләренә 2024нче елның беренче яртыеллыгына биш “Йолдыз” газетасына язылу бүләк итте.
“Йолдыз” газетасы район тормышын, тырыш кешеләренең эшчәнлеген даими халыкка җиткерүче бердәнбер басма. Газета битләрендә үрнәк кешеләрнең язмышы, тормышы, асыл егетләребенең батырлыгы да яктыртыла. Аның һәр санында эчтәлекле язмалар урын ала. Гомумән, “Йолдыз” газетасын укып рухи азык аласың, - ди Наилә ханым.
Наилә Әхмәдиева 2005 елдан бирле витаминнарга бай яшел тәмләткеч үләннәр, суган үстерү белән шөгыльләнә. Быел ул 8гектар мәйданда бәрәңге үстереп, мул уңыш җыеп алуга иреште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев