Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дәвеш солдат улын каршы алды

Дәвештән Наилә Әхмәдиева сөенече белән уртаклашты.

(8 декабрь, “Апастово-информ”).


Улы Аяз 1 ел элек солдат хезмәтенә киткән иде. Хәрби бурычын үтәп, солдат егет сагынычлы хисләр белән якыннары янына кайтты.

Аяз Ульяновск шәһәрендә элемтә гаскәрләрендә хезмәт итте.

“Газиз балаңны ерак җирләргә озату бер Анага да җиңел түгел. Шулай да хәрби хезмәт юлы - һәр ир-егет өчен дә бик мөһим. Каршы алулары бик сөенечле. Улым – минем горурлыгым”, - ди Наилә ханым.

Аяз солдат елы хатирәләрен бик озак күңелендә саклар һәм биредә тапкан дуслар да аның өчен иң якыннары булыр. Булачак солдатларга да куркып, югалып калмаска, үзеңне физик һәм рухи яктан чыныктырырга киңәш бирә ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев