Дәвештә җәйге лагерьның беренче сменасы ачылды
Дәвештә урнашкан “Свияга+” лагере балаларны җәйге ялга җыйды “Свияга+” балалар спорт-сәламәтләндерү лагереның беренче сменасы ачылды. Ул 28 майда башланып китте.
(2 июнь, “Апастово-информ”).
Балалар биредә 24 көн вакытларын күңелле һәм файдалы уздырачак.
“Республиканың төрле районнарыннан балаларны җәйге лагерьның беренче сменасына кабул иттек. Алар арасында үзебезнең район балалары да бар. Ял 4 сменада оештырылачак. 6 сентябрьгә кадәр балалар ял итә”, - диде балалар спорт-сәламәтләндерү лагереның җитәкчесе Динар Галиев.
Лагерьның ачылу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин, район мәгариф бүлеге мөдире Гөлүсә Галләмиева катнашты.
“Кадерле балалар! Сезне җәйге каникуллар һәм беренче җәйге смена башлану белән тәбрик итәм. Сезне биредә күп-күп күңелле, файдалы уеннар, чаралар, мавыктыргыч кичәләр көтә. Сезгә барысы да ошар дип ышанам. Яңа уку елы дәвамында искә алырлык хатирәләр белән кайтыгыз”, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев