Дәвештә тыл ветераннарына бүләкләр тапшырыла
Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан, район үзәгендә һәм җирлекләрдә сугыш ветераннары, сугышта катнашучыларның тол хатыннары, тыл хезмәтчәннәре котлаулар кабул итә.
(19 апрель, “Апастово-информ”).
Бүләкләр Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән тапшырыла.
Дәвеш авыл җирлегендә дә бүләкләр ияләренә барып иреште.
“Тыл хезмәткәрләре Рәшидә Гобәйдуллина, Назимә Рәхмәтуллина күчтәнәчләрне шатланып кабул итте. Тормышта күпне күргән апаларның хәл-әхвәлләрен сорашып, 9 Май котлауларын җиткердек. Рәхмәтләрен әйтеп озатып калдылар”, - ди Дәвеш җирлеге башлыгы Таһир Хөсәенов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев