Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Депутат умартачылар белән очрашты

Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев Апас районының актив умартачылары белән очрашты.

(7 август, “Апастово-информ”).


Районыбыз умартачыларының үзләренең махсус җәмгыятьләре эшләп килә. Әлеге җәмгыятьнең төп максаты - үзара тәҗрибә уртаклашу, чын балның файдасын аңлату.
Актив умартачылар район башлыгы белән дә еш очрашалар. Марат Нуриев белән очрашуда да алар әлеге тармакны тагын да үстерү юллары турында фикер алыштылар.
Балны кем генә яратмый икән? Шул продукцияне җитештерүчеләргә депутат та хөрмәт белән карый. Соңгы вакытта игенчелектә кулланылган кайбер гербицидлар умарталарга зур зыян сала. Әлеге проблема Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриевны да борчый. Умарталыкларга зыян китермәү буенча районда эшлекле чаралар күрелә.
КФХ “Нуриев” хуҗалыгында бал кортларына карата хөрмәт күрсәтү аеруча сизелә.
Районда тиздән умартачылар аллеясы барлыкка киләчәк. Бүгенге көндә аны булдыру буенча эш алып барыла. Әлеге максатка район җитәкчелеге тарафыннан җир кишәрлеге дә бүлеп бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев