Реклама
Җәмгыять
Дәвеш бәйрәм итте
Дәвеш, Колгына, Чирүдә туып-үсеп, Рәсәй киңлекләренә таралган 600дән артык кешене 12 июньдә үзенә сыйдырды Дәвешнең "Тәмәке чокыры" янәшәсендәге таллык.
Авылда шәхси кибет тотучы Люция Галимова, эшмәкәрләр, ирле-хатынлы Искәндәр белән Равия Галләмовлар, Фирдәвес Миңнегалиева, Илнур Хәсәнов, Рубин Гайнетдинов, Эльмира Сафиуллина бәйрәмне оештыру фондына иганә акчасы бирделәр. Арендага җир алып, әти-бабасы туган нигезен дә гөлбакчага әверелдергән, шунда күпләп яшелчә үстерүче фермер Наилә Әхмәдуллина гаиләсенә дә бик рәхмәтле булды Дәвеш халкы. Сабантуйны күрергә килгән ТР Гадәттән тыш хәлләр, Гражданнар иминлеге министры Рафис Хәбибуллин, район башлыгы Рәшид Заһидуллин, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Хәбибуллин, "Зөя" агрофирмасы җитәкчесе Марат Хәсәнов һәм башка олы кунаклар да бәйрәмне оештыру дәрәҗәсен югары бәяләделәр, үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр.
Дәвеш Сабан туеның баш батыры булып Рамил Хәйретдинов калды. Ат чабышында Фәрит Вәлиев, Илнар Гыйбадуллин махсус бүләкләргә лаек булды. Бизәүле атлар белән мәйданга килгән Әнвәр Сираҗев, Хаҗәт һәм Нурия Фәсхетдиновлар, Илдус Саттаров аңа кабатланмас һәм милли төсләр өстәделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев