Реклама
Җәмгыять
Дезинфекция өчен дәүләт ярдәме
Татарстан эшмәкәрләре дәүләттән дезинфекция ясауга 146 миллион сум акча алдылар.
(17 август, Апастово-информ”).
Эшмәкәрләрнең вируска каршы профилактика һәм дезинфекция ясау чараларына тотылган чыгымнарына субсидия бирү программасы 15 сентябрьгә кадәр озайтылды.
“2020нче елның 10нчы августына әлеге субсидияне алу өчен 10092 гариза керде. Әлеге ярдәмгә өмет итә алучы эшмәкәрләрнең 90 процентын тәшкил итә”, - дип хәбәр итәләр республиканың икътисад министрлыгыннан.
Әлеге программа эшмәкәрләрдә зур кызыксыну уятты. Кайбер районнарда субсидиягә хокукы булган барлык эшмәкәрләр дә инде гариза бирделәр.
Әлеге төр субсидияләрне эшче персоналы клиентлар белән тыгыз һәм озакка сузылган элемтәдә эшләгән оешмалар алырга мөмкин икәнлеген исегезгә төшерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев