Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Динә Мәхәммәтҗанова: “Тиздән кайтып җитә дип көннәрне саныйбыз”

Свияжный бистәсендә яшәүче Динә апа белән Фиргать абый Мөхәммәтҗановларның уллары Ринатның хәрби хезмәттән кайтуына санаулы көннәр генә калган. Тиздән ул туган ягыбызга кайтып җитәргә тиеш.

(27 ноябрь, “Апастово-информ”).


“Улым Ринат Казан Дәүләт аграр институтын тәмамлап, армия сафларына алынды. Башта дүрт ай Ростовта хезмәт итте. Хезмәтен Мәскәү өлкәсенең Царево шәһәрендә элемтәче буларак тәмамлый. Телефоннан һәр көнне сөйләшеп, хәлләрен белешеп торабыз. Улыбыз зарлана торганнардан түгел. Кайчан шалтыратсак та, барысы да әйбәт дип тынычландырып тора. Бу сүзләр йөрәккә май булып ята. Бик сагындык үзен. Бер ел гына узса да, безнең өчен озак тоелды. Менә-менә кайтып җитә дип, көннәрне саныйбыз”, - ди Динә апа.
Ринат яшьтән үк спортка тартылып үсте. Төрле спорт ярышларында катнашып, алдынгы урыннар яулады. Футбол, волейбол яратты. Мәктәп, район данын яклап, макталып торды. 4-5 ле билгеләренә укып әти-әнисенең горурлыгы булды.
Динә апа Мөхәммәтҗанова үзе район үзәк хастаханәсенең ФГДЭС бүлегендә эшли. Ачык йөзле, тәмле телле шәфкать туташын районда белмәгән кеше сирәк. Үз эшенең остасы буларак хезмәттәттәшләре алдында да абруе зур аның.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев