Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Динар Хәйруллин: “Иҗат – ул мизгел“

Матур уйлар, хыял һәм өмет дәрьясында кайнап, иҗат ялкынында илһамланып яшәүче Динар Хәйруллин тормышка карашы, кешеләргә мөнәсәбәте белән дә аерылып тора.

Бар эшкә дә, яраткан шөгыль, кәсепләренә дә өлгерергә тырыша ул. Авырлыкларны да иҗат белән җиңә, шатлык-сөенечләрен дә ак кәгазь битенә төшерә белә. Шул ук вакытта җир эшенең дә серен аңлый. Тәмле итеп ашарга пешерүе дә мәгълүм. Ә төп һөнәре – укытучы аның. 25 елга якын балалар янәшәсендә ул. Иске Йомралы мәктәбендә яшь буынга белем һәм тәрбия орлыклары өләшә. Туган телебезгә мәхәббәт тәрбияли.

Тәүлекнең кайсы вакыты булуга карамастан, хәтта төн йокысын бүлеп тә, мөлдерәп тулган күңел халәтен шигырь юлларына сала ул. Һәр мизгелдән үзенчәлек таба белә. Үзешчән шагыйрьнең очлы күзе һәм нечкә күңеле, йөгерек каләме барысын да таслап-таслап укучыга җиткерә. Бүгенге көндә аның 30дан артык җыры бар. Хикәя жанрында да үзен сынап карый. Шигырьләренең исәбен үзе дә белми.

- Иҗат белән 1990 еллар ахырында, институтта укыганда шөгыльләнә башладым. Беренче шигырьләр дә студент чорында язылды. Шул вакыттан бирле кулдан каләмне куйган юк. Алдан шигырьләр дәфтәр битләренә тупланса, хәзер социаль челтәрләргә урнаштырып барам. Интернет дөньясы аша танышып, күп кенә иҗатташ дусларым барлыкка килде, - ди ул үзе.

Динар Хәйруллинның “Балачак”, “Көтәсеңме, әнкәй” шигырьләренә Нурсил Шәймәрдәнов белән берлектә көй язылып, авторның беренче җырлары тамашачы күңеленә барып җитә.
- Музыкаль белемем булмаса да, көй язуда да үземне сынап карадым. Гармунда, гитарада уйнап, үзеңнең иҗат җимешләреңне башкару тагын да ләззәтле. Иҗат итәр өчен сәләт тә, матурлыкны күрә белү, хыялый, хисле булу да мөһим. Гади чүп үләненнән дә матурлык табып була. Аның өчен маңгай күзе түгел, ә күңел күзе кирәк. Иҗатның аның вакыты юк. Ул – мизгел. Шул мизгелне эләктереп калмасаң, шигырь тумый. Рульдә барган туктап та шигырь язганым бар. Шигърият бертөрлелекне яратмый. Шигъриятнең нигезе – мәхәббәт, шул ук вакытта әниләр, тормыш, туган авыл, кешеләр мөнәсәбәте, дуслык, балачак иҗатымда чагыла, - ди ул.




Шигъри тәлгәшләр
****
Без күтәреп барган йөкнең
Иң авыры - ул уйлар.
Әллә кай җирләрдә йөртә
Җитәклиләр дә кулдан.
Мең төрле уй бөтерелә
Ачуга күзләреңне.
Нидән башлыйм икән, дисең
Әйтәсе сүзләреңне.
Кайсыберләрен саклыйсың
Күңелең сандыгында.
Я саласың "җепкә тезеп"
Ак шигырь юлларына.
Уйлар гүя чиксез бер нур
Юктыр күк оч-кырые.
Чагыштырам: зур галәмнең
Ул болыттай каурые.
Бер сүтәсең, бер җыясың
Чорнагандай киләпкә.
Җыештыргалап куясың
Китап кебек киштәгә.
Мең төрле уй бөтерелә
Ул уйлар катлы-катлы.
Хаклый белик онытмыйча
Күңел дигән зур хакны.

****
Көз нигьмәте... Күр әле, күр
Сорыймын.... Матурлармы??!
Кызарып пешкән алмалар
Синең бит урталары.
Әчкелтем тәм биреп тора
Миләше, баланнары.
Нәкь синең иреннәр төсле
Тулышып кызарганы.
Бизәкләп үрелгән кәрзин
Безнең хисләр бәйләме.
Сүтелмәслек, нык бәйләнгән
Сөюләрнең сәйләне..
Син - минем көзләр нигьмәте
Җуелмаслык байлыгым.
Алтыннардан да кыйммәтле
Иң зиннәтле табышым.

****
Көзләрем бул әле, дисең
Алтын төсләргә күмгән.
Көзләр бит алар сагышлы
(Шундый булса да, барыбер)
Ә мин елмаям, көләм.
Көзләр еламсаг(ы)рак шул
Шуңадыр моңсу халәт.
Көзгә сүз әйтүем түгел
Булмасын бер үк гайбәт.
Көзләр минем өчен түгел
Кем өчендер - гәрәбә.
Җәең булам, карышмасаң
Көзең түгел, бигайбә.


Динар Хайруллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев