Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Динара Корнева – республика бәйгесе җиңүчесе

Апас кызы Динара Корнева 15 елдан артык районның социаль яклау идарәсендә эшли.

(31 декабрь, “Апастово-информ”).



Ул өйләргә барып социаль-медицина ярдәме күрсәтү бүлегендә шәфкать туташы булып эшли башлый. Беренче көннәрдән үк аны өлкәннәр дә, хезмәттәшләре дә үз итә. Гадилеге, тырышлыгы, шәфкатьле йөрәге белән аерылып тора ул. Соңрак югары белем ала һәм социаль хезмәт буенча белгеч вазифасына билгеләнә.
«Социаль ярдәмгә мохтаҗ райондашларга ярдәм итү – төп вазифам. Төрле кешеләр, төрле язмышлар белән очрашырга туры килә. Барысын да үз йөрәгең аша үткәрәсең, борчыласың, ярдәм итү юлларын эзлисең”, – ди Динара.
Динара төрле бәйгеләрдә дә еш катнаша, үзенең көчен, сәләтен сыный. Күптән түгел генә ул “Социаль хезмәт өлкәсендәге иң яхшы хезмәткәр” Бөтенрәсәй бәйгесенең республика турында катнашты һәм беренче урынны яулады.
Район башлыгы Равил Хисаметдинов Динараны уңышлары белән тәбрик итте һәм Диплом, чәчәк бәйләме тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев