Дәүләки авылында яшәүче Гөлсем әби Гыймаевага 90 яшь тулды
Бу уңайдан юбиляр җитәкчеләрнең Котлауларын алды.
( 18 май, “Апастово-информ”).
Гөлсем әби Чувашиянең Урмай авылында туып-үскән. 9 яшендә ятим калган. Аны әнисе урынына калган бертуган апасы тәрбияләгән.
“Яшьтән үк авыр хезмәттә булдым. Озак еллар колхозда эшләдем, самолет белән сибү өчен ашлама хәзерләү хезмәтен башкардым. Дәүләки авылына килеп урнашуыма да 25 ел гомер узды”, - дип сөйли ул үзе.
Гөлсем әби тормыш иптәше Мөсәлим абый белән биш бала тәрбияләп үстергән. Бүгенге көндә ул балалары янәшәсендә гомер кичерә.
Юбилярны олуг бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Ленар Хантимеров тәбрикләп, Рәсәй Президентының һәм район башлыгының Котлауларын ирештерде. Авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев чәчәкләр һәм җылы юрган бүләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев