Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Дәүләки бүлекчәсендә уңган халык яши

Горбунов берләшмәсенең Дәүләки товарлыклы-сөтчелек фермасында бүген бер сыердан тәүлеккә 20,7 килограмм сөт савыла. Хезмәткәрләр үз эшләренең чын осталары. Ферма мөдире Тамара Кошкина билгеләп узганча, сыерларның бер өлеше фермада калган, калганнары җәйләүгә күчерелгән.

Германия һәм Венгриядән кайткан голштейн токымлы 200 баш терлек өч тапкыр савыла һәм аларны ашату да үзенчәлеклерәк. Хезмәткәрләр әйтүенчә, әлеге сыерлар холыклары буенча тыныч, гәүдәгә зуррак һәм сөтне дә күбрәк бирә. Әлегә сыерлар бер генә тапкыр бозаулаган. Киләчәктә сөтләре тагын да артыр дигән өметтә яшиләр. 
Елена Бәширова төркемендә 64 сыер тәрбияләнә. Алардан тәүлеккә 1450 литр сөт савыла, бер сыерга якынча 22-23 литр туры килә. 
Татарстанның Атказанган терлекчесе Елена Бәширова 33 елдан бирле сыер савучы булып эшли. Уңган, җитез, тырыш, һәрчак алдынгы ханым һәрчак алдынгылар сафында. 
–Таң белән торам. Сәгать 3.15тә фермада булам. Аннан сыерларны кертеп, бәйләп, саву эшенә керәшәбез. Төш вакытында сәгать 11дә, кичен кабат сәгать 5тә савабыз. Эшемне яратып, ихластан башкарам. Алдагы еллардан аермалы буларак, кул хезмәте кимеде. Сөт махсус җайланмалар аша китә, исәпләнә. Ашату да савымчыларга йөкләнмәгән. Йорт эшләренә дә өлгерәм. Тормыш иптәшем Рәшит һәр эштә булыша. Мин хезмәтемнән һәм тормышымнан канәгать, – ди ул. 
Малларга сыйфатлы, туклыклы, витаминлы катнаш азык бирелә. Көнгә 3 тапкыр ашаталар, алларыннан азык өзелми. Ашатырга мул булгач, нәтиҗәсе дә бар. 
–190 сыер җәйге лагерьда, саф һавада яши. Маллар көтүгә йөри. Җәйләүгә чыккач сөт арта. Сыерлар ике тапкыр савыла. Коллектив дус, тату, тырыш. Бердәм булып, ярдәмләшеп эшлибез, – ди ферма мөдире Тамара Кошкина. 
Роза апа Садретдинова моннан 35 ел элек Урта Балтайдан Дәүләкигә килен булып төшкән. Шул еллардан бирле малкайлар янында ул. Роза апа бик җитез, аның куллары кулга йокмый, аяклары җиргә тими. 
–19 яшемдә сыер саварга килдем. Бүген төркемдә 40 сыер тәрбияләнә. Тәүлегенә 500 литр сөт савам. Хайваннарны бик яратам, шуңа күрә эшемнең авырлыгын да сизмим. Алсу Яруллина, Марина Емельянова белән бергә эшлибез, – ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев