Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дәүләки мәктәбе укытучылары авыллар тарихы, аның кешеләре турында бик җыйнак, зәвыклы видеофильм эшләгәннәр

Дәүләки мәктәбе укытучылары Гөлнара Баева белән Фәния Хәйбуллина Каратун, Колчык, Биеш, Дәүләки, инде югалган Красный Пахарь авыллары тарихы, аның кешеләре турында бик җыйнак, зәвыклы видеофильм эшләгәннәр. «Апас хәбәрләре» җирле телекомпаниясе журналистлары үрнәгендә ул ел саен яңартылып тора. - Бөек Җиңүнең 70 еллыгына фронтовик авылдашлар, сугыш чоры балалары, тыл каһарманнары турында...

Дәүләки мәктәбе укытучылары Гөлнара Баева белән Фәния Хәйбуллина Каратун, Колчык, Биеш, Дәүләки, инде югалган Красный Пахарь авыллары тарихы, аның кешеләре турында бик җыйнак, зәвыклы видеофильм эшләгәннәр. «Апас хәбәрләре» җирле телекомпаниясе журналистлары үрнәгендә ул ел саен яңартылып тора.

- Бөек Җиңүнең 70 еллыгына фронтовик авылдашлар, сугыш чоры балалары, тыл каһарманнары турында аерым видеофильм төшерү дә күздә тотыла,-ди мәктәп директоры Марат Ногманов.

Биеш авылында туып-үскән якташлары, Советлар Союзы Герое Дмитрий Горбунов турында да шундый ук тирән эчтәлекле видеофилм төшерү нияте бар бу максатчан, тарихны яратучы мәктәп укытучыларының.

Бу видеофильмнарны күбәйтеп авыл халкы, мәктәп укучыларына тарату мөмкин. Аларны мәктәптә үткән төрле чаралар, авыл җыеннарында күпләр кызыксынып карый.

- Бу башлангычка һәр авыл мәктәбе коллективы кушылырга тиеш дип саныйбыз, - ди алар.

Фото:https://yandex.ru/clck/redir/EIW2pfxuI9g?data=UlNrNmk5WktYejR0eWJFYk1LdmtxcVpXbDBqTF8zeWxFc2REZXp3ZGtNNW5RcFpxMEFwZXlPM0xFTEl6aGxzYU1KbDNMTS1jVXpfTVVGdk5nWHJLNmgyems0b1RvTXF1dmZqX0hkUGRYOEd1V3d5aEVNaF9YSmhzU3ZMcTl6a2ZaaFpNeEo4Tnl2MA&b64e=2&sign=5cec2f8417099f33a26671bd0006d3ce&keyno=0

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев