Дәүләки мәктәбендә балаларга яхшы уку өчен барлык шартлар да бар
-Дәүләки мәктәбенә 1 сыйныфка быел бик тырыш балалар-Данил Шәрипов белән Алинә Хәбибрахманова укырга керде. Мәктәбебезне яңа уку елына бик яхшы итеп матурладык, бу эштә әти-әниләр комитеты да булышты,-ди директор урынбасары Ләйсән Гарифуллина. Белем көнендә кунак булып килгән район вәкилләре, финанс-бюджет Палатасы җитәкчесе Рамил Имаметдинов, мәгариф бүлеге белгече Эльмира Биктаһирова, район...
-Дәүләки мәктәбенә 1 сыйныфка быел бик тырыш балалар-Данил Шәрипов белән Алинә Хәбибрахманова укырга керде. Мәктәбебезне яңа уку елына бик яхшы итеп матурладык, бу эштә әти-әниләр комитеты да булышты,-ди директор урынбасары Ләйсән Гарифуллина.
Белем көнендә кунак булып килгән район вәкилләре, финанс-бюджет Палатасы җитәкчесе Рамил Имаметдинов, мәгариф бүлеге белгече Эльмира Биктаһирова, район эчке эшләр хезмәткәре Рөстәм Сәлахетдинов, мәктәп директоры Марат Ногманов, ветеран-укытучылар балаларга һәм укытучылар коллективына уңышлар теләделәр, бүләкләрен тапшырдылар.
-Быел Дәүләки мәктәбендә 31 бала белем алачак,-ди укытучы Гөлчәчәк Вәлиева.-Укучыларга яхшы уку өчен барлык шартлар да бар, уңышларыбыз да мул булсын!
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев