Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров Апаста үз сайлаучылары белән очрашты

Җиденче чакырылыш Россия Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган 15 депутатның берсе, "Бердәм Россия" партиясе исемлеге буенча үтеп, турыдан-туры вазифаларын үтәүгә керешкән Ирек Зиннуров Апаска үз сайлаучылары белән очрашуга кайтты. - Дәүләт Думасы комитет-комиссияләрендә җитәкче постларда Татарстаннан сайланган депутатлар бармы? - Думада билгеләнү дигән төшенчә гомумән дә юк, анда тавыш бирү юлы...

Җиденче чакырылыш Россия Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган 15 депутатның берсе, "Бердәм Россия" партиясе исемлеге буенча үтеп, турыдан-туры вазифаларын үтәүгә керешкән Ирек Зиннуров Апаска үз сайлаучылары белән очрашуга кайтты.

- Дәүләт Думасы комитет-комиссияләрендә җитәкче постларда Татарстаннан сайланган депутатлар бармы?

- Думада билгеләнү дигән төшенчә гомумән дә юк, анда тавыш бирү юлы белән сайланып кына була. 5 комиссиядә дә аерым җитәкче постларда Татарстаннан сайланган депутатлар эшли. Үзем тавыш бирү хокуклы гади әгъза гына әле, тора-бара барысы үзгәрергә бик мөмкин.

- Үз сайлаучыларыгыз белән ничә тапкыр очрашырга өлгердегез инде?

- Депутатлыкка кандидат чагымда Апаста халык, район җитәкчеләре белән очрашуда катнашырга туры килде. Апасның матур, халкының тырыш һәм пөхтә булуын күрдем һәм сайлаучыларыма бик зур рәхмәтемне җиткерәм. Депутат буларак, мин инде Татарстанга 13 тапкыр кайттым һәм халык белән очраштым. Күзгә-күз очрашу бик кирәк. Апаста өченче тапкыр булуым.

- Йомыш-үтенече булган сайлаучылар сезнең белән ничек очраша, элемтәгә чыга ала?

- Казанда "Бердәм Россия"нең җәмәгатьчелекне кабул итү кабинеты бар. Аңа Интернет аша да кереп була. Апаста исә "Бердәм Россия"нең җирле бүлегенә-җәмәгать кабул итүенә килеп алдан язылырга мөмкин, эш телефоны 22-3-18. Апастагы вәкилебез Рамилә Сөнгатуллина үз вазифаларын бик төгәл үти.

- Бүгенге кабул итүдә Сезгә ничә апаслы мөрәҗәгать итте, кемгә дә булса конкрет булыша алдыгызмы?

-Түбән Балтай авылыннан Рузалия Гафурова тана-сыер сатып алганда субсидия бирелү тәртибе белән кызыксынды. Татарстанда андый программа бар һәм нәтиҗәле эшли. Тик терлекне рәсми авыл хуҗалыгы предприятиесеннән алырга кирәк, кулдан сатып алынган сыер-буаз танага дәүләттән субсидия түләнми. Терлек документлары авыл җирлеге аша рәсмиләштереп, район авыл хуҗалыгы идарәсенә тапшырыла. Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы аша бу очракта дәүләт ярдәме - бер баш танага 15 мең сум субсидия бирелә. Дүртиледән Ләйсән Сәлимуллина социаль ипотека алу тәртибе, банклардагы кредитлар, тариф ставкалары, процентлар белән кызыксынды. Апастан Миләүшә Габитова дәүләт программаларының бүгенгесе һәм киләчәге турында сораулар бирде. Үзегез дә менә сорауларны шактый күп әзерләгәнсез...

-Киләсе очрашу-кабул итүләргә кадәр сау булыгыз. Татарстан, Апас халкы өчен зур эшләр башкарырга язсын.

Әзерләде - Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев