Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дәүләт Думасында 13нче пенсия түләргә тәкъдим иттеләр – закон проектын көзен караячаклар

Киләсе көздә Дәүләт Думасына 13нче пенсия түләү турында закон проектын кертәчәкләр, дип хәбәр иттеләр «Гадел Россия – Дөреслек өчен» партиясендә. Акчаны ел саен декабрь аенда Яңа ел бәйрәмнәренә хәтле күчерергә тәкъдим ителә. «Известия» шул турыда яза.

«Картлык буенча өстәмә иминият пенсиясен билгеләү әлеге категория гражданнарының тормыш дәрәҗәсен күтәрергә, шулай ук гомере буе ил үсеше өчен эшләгән кешеләргә карата социаль гаделлекне торгызырга ярдәм итәчәк», – дип ышануын белдерде фракция башлыгы Сергей Миронов.

Моннан тыш, депутатлар 70 яшьтән узган кешеләргә картлык буенча иминият пенсиясенә билгеләнгән түләүне ике тапкыр арттырырга тәкъдим итә. Хәзер бу чара 80 яшьтән өлкәнрәк пенсионерлар өчен каралган.

Депутатлар Россиядәге өлкән кешеләрнең социаль һәм икътисади тормыш дәрәҗәсе буенча 96 илдән 65 нче урында торуын ассызыклый. Исемлек AgeWatch Глобаль индексы буенча төзелгән. Чагыштыру өчен – Белоруссия 64нче урында, Венгрия – 39нчы урында. Венгриянең бер кешегә туры килгән тулай эчке продукты (ВВП) Россиянекенә тиң. Канун проектына аңлатма язуында шул турыда әйтелә.

Партия бәяләүләре буенча, тәкъдимне гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан 654,8 млрд.сум бүлеп бирү таләп ителергә мөмкин.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/daulat-dumasynda-13nce-pensiya-tularga-takdim-ittelar-zakon-proektyn-kozen-karayacaklar-5858035

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев