Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста яшәүче беренче һәм өченче баласын тапкан яшь әниләргә дә материаль ярдәм бирелә

Дәүләт тарафыннан күп балалы гаиләләргә шактый ташламалар каралган.

Татарстан Хөкүмәте Карары буенча авылларда яшәүче гаиләләргә Россия күләмендә гамәлдә булган пособиеләргә өстәп, быелның 1 январеннан башлап, әни кешегә 25 яшь тулганчы акчалата 50 мең сум материаль ярдәм бирелүен без “Йолдыз” аша аңлаткан идек инде. Авыл гаиләсендәге әнигә 29 яшь булганчы туган өченче балага бу акчалата ярдәм 100 мең сум тәшкил итә. Татарстан Хөкүмәтендә бу Карарга 25 июньдә 507 нче өстәмә Карар буенча үзгәртмәләр кертелде. Хәзер Апаста яшәүче яшь әниләргә дә бу төр материаль ярдәм бирелә. 1 июльгә район күләмендә беренче балага каралган 50 мең сум акчалата ярдәмне 13, өченче балага каралган 100 мең сум сум акчаны 4 гаилә алды инде. Шуларның 4 се район үзәгендә яши. Үзәккә бу сорау белән балагызга 6 ай тулганчы ук мөрәҗәгать итәргә кирәк! Татарстан Хөкүмәтенең бу төр акчалата ярдәме банктагы исәбегезгә-карточкага күчерелә яки аны почта аша да алып була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев