Дәүләт төзелеш күзәтчелеге идарәсе җитди таләпләр куя
Татарстандагы инспекция объектларда 2500дән артык тикшерү үткәрде.
(31 октябрь,“Апастово-информ”).
Тикшерү барышында ачыкланган кимчелекләр буенча җитди кисәтүләр бирелде. Аерым алганда, проект документациясенең төгәл үтәлешенә зур игътибар ителде. Мәгариф, сәламәтлек, спорт биналары, торак йортлар, юллар һәм башка төзелеш объектларында эшнең сыйфатын көчәйтү кирәклеге турында 250 нәтиҗә чыгарылды.
Күпфатирлы торак йортлары буенча, шулай ук, тикшерүләр даими булып тора.
“Тикшерүнең максаты - Россия төзелеш Кодексы таләпләре үтәлешен тәэмин итү, төзелеш барышында тиешле материалларны куллануның торышына контроль ясау, эшнең проект документациясенә туры килүенә ирешү”, - дип билгеләп үтте Татарстан төзелеш күзәтчелеге дәүләт идарәсе инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев