Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дәүләтне алдау юлын сайлаган бер хатын-кыз өчен ахыры бик тә яман төгәлләнде

Ул узган елның мартында үзенә ялган өченче группа инвалидлык рәсмиләштерә.

 Документларын юллап, аларны “ТР Баш медик-социаль экспертиза бюросы“на (“ГБМСЭ“) тапшыра. Һәм шул көннән быелның апрель аена кадәр аңа законсыз төстә 190 мең сум бюджет акчалары түләнә. РФ Җинаятьләр Кодексының 159 нчы маддә, беренче өлеше буенча аңа хәзер суд каршында бик җитди җавап тотарга туры киләчәк. Бу кыек гамәлдә катнашы булган башка затлар да җәзасыз калмаячак, әлбәттә. Бу эшкә бәйле тикшерү эшләре дәвам итә һәм ул район прокуратурасының катгый күзәтүе астында үтә. 

Фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев