Дмитрий Горбуновның тууына-95 ел
Бүген-25 октябрьдә Советлар Союзы Герое-Биеш авылында туып-үскән Дмитрий Горбуновның тууына-95 ел.
Районда Биеш авылы мәктәбе каршында һәм Апаста Батырлар Мемориалында якташ Героебызның бюстлары урнаштырылган. Шушы дата уңаеннан Апаска Биеш мәктәбенең 8 сыйныф укучылары укытучылары Миләүшә Әхмәтҗанова һәм мәктәп директоры Зөфәр Зәмдиханов белән сәяхәткә килделәр. Алар Апас туган якны музеенда булдылар һәм батыр якташлары бюстына, Мәңгелек утка чәчәкләр куйдылар.
-Хәрби-патриотик тәрбия ул-үз тарихыңны онытмау, аны даими барлап тору һәм хәтер яңартуны да колачлый, шунысын беркайчан да онытмыйк, - ди музей җитәкчесе Рәмис Ногманов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев