Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дөнья тирәли: иң симез кешеләр кайсы илдә яши?

Төрле илләр турындагы иң кызыклы фактлар турында стофактов.рф сайтында язылган.

Менә аларның кайберләре.

1. АКШ – процент күләме буенча, төрмәдә утыручылар иң күп булган ил. Дөньядагы тоткыннарның дүрттән бере Америкада. Икенче урында Россия, өченчедә – Таиланд.

2. Cимез кешеләр иң күп яши торган дәүләт – Науру дигән утрау. Мондагы халыкның 95 %ы артык авырлыктан иза чигә.

3. Иң күп сәгать пояслары белән Франция дан тота. Анда 12 сәгать поясы бар. Америкада – 10, Россиядә – 7.

4. Гуам илендә юл җәйгәндә мәрҗәннәр кулланалар.

5. Бөтен Җир шарындагы күлләрнең 60 %ы Канадада. Аларның саны өч миллионга җитә, ил территориясенең 9 %ын билиләр.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/donya-tirali-in-simez-keselar-kaisy-ilda-yasi-5853333

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев