Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дөньядагы иң бай кешеләрнең берсе Билл Гейтс бөтен байлыгын хәйрия фондына күчерә

Microsoft корпорациясенә нигез салучы эшмәкәр Билл Гейтс бөтен байлыгын Bill & Melinda Gates Foundation хәйрия фондына күчерәчәк.

Ул бу фондны хатыны Мелинда белән оештырган булган. Бу турыда Гейтс Twitter’да сөйләгән.

«Мин дөньядагы иң бай кешеләр исемлегендә аска төшеп китәм һәм исемлектән чыгам», – дип яза ул.

Гейтс сүзләренчә, бу айда ул үзе оештырган оешмага 20 млрд доллар күчерә. Шулай итеп ел саен хәйриягә тотыла торган акча 6 млрд доллардан 9 млрд долларга кадәр артачак. Бу турыда «Татар-информ» язды.

«Мин фондның пандемияләр булдырмау, балалар үлемен киметү, авыруларны бетерү, азык-төлек иминлеген арттыру, климатик үзгәрешләргә адаптация, гендерлы тигезлек һәм мәгариф өлкәсендә казанышлар проблемаларын хәл итүдәге уңышлары белән горурланам», дип язган ул.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/bill-geits-boten-bailygyn-xairiya-fondyna-kucera-5854018

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев