Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Доганың кабул булуы

“Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһи вә сәлләм болай дигән: “Нинди генә дога кылсагыз да, ул Аллаһ Тәгалә каршында кабул кылыныр”. Димәк, без бөтен күңелебез белән ышанырга тиеш. Ләкин кеше дога кыла, берәр нәрсә сорый да, иртәгә ул шуның чынга ашачагын көтә. Вагыйгалар үзгәрмәсә, шул бәндә “Аллаһ Тәгалә минем догамны кабул итмәде”, дип бөтен өметен өзә.

Болай уйлау һич тә дөрес түгел. Мондый гамәлне гөнаһ белән дә тиңләргә була хәтта. Дога кабул кылыну өчкә бүленә: мәсәлән, кеше берәр нәрсә сорады икән, Аллаһ Тәгалә аңа тиз арада сораганын бирергә мөмкин. Әгәрдә берәрсенә бирмәде икән, догасы кабул булмады дигән сүз түгел.

Аллаһ Тәгалә сораганны бирмәде дигән сүз ул безнең күзлектән чыгып кына шулай кабул ителә. Әмма дә ләкин Аллаһ Тәгалә каршында ул дога – шул сораган нәрсәне бирмәсә, шул догасы икенче төрле кабул булырга тиеш. Мәсәлән, шушы дога кылган кешегә язмышы буенча берәр хәсрәт яисә бәла-каза, борчу төшәргә тиеш. Ләкин шушы кеше дога кылу сәбәпле, Аллаһ Тәгалә шул кешегә бәла-казаны төшерми. Димәк, дога кабул булуның икенче төре менә шундый. Догасының әҗерен кеше шулай ала.

Шуңа күрә һәрдаим дога кылырга кирәк. Үзең өчен дә, туганнарың, якыннарың өчен дә. Чөнки Расүлебез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи вә сәлләм әйтүенчә, әгәр дә бер мөселман икенче бер кардәшенә берәр нәрсә сорап догада кулын күтәрә икән, шул вакыт фәрештәләр Аллаһыга дога белән ялвара, ди: “Амин, амин, шушы бәндәгә дә ул кардәше өчен сораган изгелекләрне бир!” дип. Доганың әһәмияте әйтеп бетергесез. Ул безнең шушы дөньяда булачак күп кенә борчуларыбызны алырга, безгә тыныч тормыш бирергә сәләтле”, - дип яза “Ислам нуры”.
 

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/iman/2023-01-18/dogany-kabul-buluy-3109503?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601

Фото: https://ru.pinterest.com/pin/336151559701586033/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев