Дошманыңа да язмасын бу авыру
Гомуми авырулар арасында Татарстанда коронавирус инфекциясе 3,5 процентны тәшкил итә.
(16 ноябрь, “Апастово-информ”).
Татарстанда коронавирус инфекциясенең авыр очраклары артты.
“65 яшьтән өлкәнрәкләр арасында авыручылар күбәйде. Ноябрьнең ике атнасында октябрьнең ике атнасы белән чагыштырганда, 65 яшьтән өлкән авыручылар саны 1,5 тапкыр артты. Гадәттә алар арасында каты авыручылар бар. Аларның саны да артты”, - дип сөйли “Татар-информ” матбугат агентлыгында узган пресс-конференциядә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.
Табибларга соң мөрәҗәгать итү, үз белдекләре белән дәваланырга маташу - каты авыру очракларына китерә, дип саный Любовь Авдонина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев