Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әдәпле булу һәрвакыт модада

Апас мөслимәләр берлеге вәкилләре Апас аграр көллиятендә укучы студент кызлар белән тәрбия чарасы үткәрде.


(1 февраль, “Апастово-информ”).


 Тәрбия чарасында мөслимәләр берлегеннән Венера Сәгъдиева һәм Роза Ногманова кызларга җәмгыятьтә үзеңне тоту, интеллектуаль үсеш, сәламәт яшәү рәвеше алып бару кебек темаларга сөйләшүләр алып бардылар. Әдәпле-әхлаклы булуның һәрчак модада булуы хакында чыгышлар ясадылар. Очрашуда шулай ук район үзәк хастаханәсенең табиб-гинекологы Лариса Карабанова да катнашты. Ул укучыларга ясаган чыгышында йогышлы авырулар, иртә җенси мөнәсәбәтләрнең аянычлы хәлгә китерергә мөмкинлеге турында да әтеп үтте. Бу хакта аграр көллиятенең директор урынбасары Альбина Габитова хәбәр итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев