Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дүртиле балалар бакчасында юл куркынычсызлыгы дәресе үтте

Район ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Румбик Гәрәев Дүртиле авылы балалар бакчасында юл куркынычсызлыгы дәресе үткәрде. Бакча мөдире Гөлгенә Хәйруллина, тәрбияче Рузалия Вафина, биредә тәрбияләнүче нәниләрне тәмле аш-су белән сыйлаучы Галия Зыятдинова һәм балалар тырышлыгы белән бу дәрескә бик матур кул эшләре күргәзмәсе дә әзерләнгән иде. Бирегә балалар кабул итү ел дәвамында...

Район ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Румбик Гәрәев Дүртиле авылы балалар бакчасында юл куркынычсызлыгы дәресе үткәрде. Бакча мөдире Гөлгенә Хәйруллина, тәрбияче Рузалия Вафина, биредә тәрбияләнүче нәниләрне тәмле аш-су белән сыйлаучы Галия Зыятдинова һәм балалар тырышлыгы белән бу дәрескә бик матур кул эшләре күргәзмәсе дә әзерләнгән иде. Бирегә балалар кабул итү ел дәвамында дәвам итә.

-Апастан, күрше авыллардан да әти-әниләрне, балаларны кочак җәеп каршы алачакбыз, - ди бакча мөдире. Быел көзен бу бакчада тәрбияләнгән 7 баланы мәктәпкә укырга озатканнар. Асфальт юл буенда гына бик җайлы, матур урында гөлбакча эчендәге бу балалар бакчасында сабыйлар өчен барлык шартлар да булдырылган. Урамдагы уен мәйданчыгында ни генә юк! Бәдрәф тә эчтә, һәркайда чәчәкләр һәм матурлык күзләрне иркәли. Махсус белемле, югары категорияле хезмәткәрләр ягымлы, бакча коллективы яхшы эш күрсәткечләре өчен алган Грант, Диплом-Грамоталар да дистәләп исәпләнә.

-Авылның үзәк юлына бик заманча яктыртычлар куеп чыктылар. Автобус тукталышы урыны да тиешенчә җиһазланды. Юлларда исән-имин йөрик. Таләп-кагыйдәләрне төгәл үтәгез, балалар,-диде үз чыгышында район ЮХИДИ җитәкчесе.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев