Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Думада СССР чорындагы банк кертемнәренә компенсация түләү өчен тәкъдимнәр әзерлиләр

Дәүләт Думасы эш төркеме СССР гражданнарының 1991 елның 20 июненә кадәр «Сбербанк»ка салып барган акчаларына компенсация түләү буенча берничә тәкъдим әзерләгән. Бу хакта «Российская газета» яза.

2003 елдан башлап, Россиядә җыелган акчага компенсация түләү туктатылып тора. Шулай да, Дәүләт Думасында, банкка акча салып барган кешеләргә компенсация түләргә кирәк, дип саныйлар. Моны этаплап эшләргә тәкъдим итәләр, чөнки бар кешегә дә компенсация түләү өчен бюджетта акча җитми, күрәсең.

Монда 1991 елның 20 июненә кадәр «Сбербанк»ка акча салып барган кешеләрнең акчасы турында сүз бара. Икенче категория – 1992 елның 1 гыйнварына кадәр СССРның һәм РСФСрның дәүләт кәгазьләренә кертем ясаучылар. 1995 елда кертемнәрне дәүләтнең бурыч йөкләмәләренә күчерү карары кабул ителә. Тик шуннан бирле моның өчен кирәкле законнарны кабул итмиләр. Тик, иң мөһиме, хакимият кирәкле финанс чыганаклары булмауны ел саен әйтеп тора. Һәм ел саен компенсация чираттагы мәртәбә туктатыла. Финанс базары комитеты исәпләүләренә караганда, гарантияләнгән барлык кертемнәрне дә дәүләт йөкләмәсенә күчергәндә, аларны каплау өчен акча күләме 2014 елда гына да 61,8 трлн сум тәшкил итә.

Финанс базары комитеты әгъзасы Владимир Сенин хәбәр иткәнчә, профильле эш төркеме тәкъдимнәр әзерләгән һәм бу эшне кузгатып җибәрергә ярдәм итәчәк.

Димәк, реформага кадәр булган кертемнәрне «Сбербанк»ның бурыч йөкләмәсенә күчерергә тәкъдим ителә. Ә соңыннан акча салучыларның бер өлешенә булса да компенсация түләргә тиешләр. Эш төркеме әгъзалары 78 яшьтән өлкәнрәкләрне өстенлекле категория итеп билгеләгән.

Бу категориягә керүче гражданнар акчаны беренчеләрдән булып алырга тиеш. Эш төркеме әгъзалары исәпләгәнчә, бу – якынча 4 миллион кеше. «Шушыннан түли башласаң, бу якынча 7,3 миллиард сум була», – дип әйткән парламентарий. Авторлар фикеренчә, бюджет бу йөкләнешне күтәрерлек хәлдә.

Шулай да, дәүләт йөкләмәне үти алмаса, моны ачыктан-ачык әйтергә һәм компенсацияләргә булган туктатып торуны бетерергә кирәк, диде Сенин.

Хәзерге вакытта рәсми рәвештә чираттагы «заморозка» планлаштырыла: финанс базары комитеты Дәүләт Думасына күрсәтелгән кертемнәрне компенсацияләүне туктатып торуны 2027 елның 1 гыйнварына хәтле озайту турында закон проектына беренче укылышта кабул итәргә тәкъдим иткән иде.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/dumada-sssr-coryndagy-bank-kertemnarena-kompensaciya-tulau-ocen-takdimnar-azerlilar-5861971

 Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев