Дәвеш авылында гомер итүче Шакирә әби Гыймадиева 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады
Акъәбигә Рәсәй Президентының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы тапшырылды һәм чәчәк бәйләме бүләк ителде.
(7 август, Ландыш Гайнуллина, "Апастово-информ")
Бүләкләрне хөрмәтләп район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина тапшырып кайтты. Дәвеш җирлеге башлыгы Таһир Хөсәенов та авыл халкы исеменнән әбигә истәлекле бүләген ирештерде.
Шакирә әби гомере буе колхозда хезмәт куйган, шулай ук пекарняда ипи пешерүче булып та эшләгән, урманчыларны кайнар икмәк белән тәэмин иткән. Тормыш иптәше Гыйльман абый белән дә шунда танышкан булган. Өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. 58 ел бергә тату, матур гомер иткәннәр. Бүгенге көндә Гыйльман абый вафат. Шакирә әбинең кызлары Мәскәүдә яшиләр. Шулай да әниләрен бер көнгә дә ялгыз калдырмыйлар алар. Бер-берсен алыштырып кадер-тәрбиядә яшәтәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев