Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дәвеш мәктәбендә әниләр җырлады, биеде, шигырь сөйләде

Дәвеш авылы мәктәбе иртәдән үк бәйрәм төсе алды. Бар җирдә чәчәк бәйләмнәре, төсле шарлар белән бизәлде.

Икенче дәрес барышында өлкән сыйныф укучылары үзләрен укытучы булып дәрес укытып карадылар. Укытучылар исә шатланып күзәтеп тордылар. Дәресләр бетүгә, хәзерге вакытта лаеклы ялдагы укытучы ветераннар бәйрәмгә җыелды. Укучылар матур шигырьләрен, җырларын, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Шулай ук әниләр дә моңлы җырлары, эчтәлекле шигырьләре, биюләре белән шатландырдылар.
– Без әти-әниләр бәйрәмнәргә килеп үзебез чыгыш ясыйбыз. Артист булмасак та тырышабыз, - ди Резедә Низамова.
Мәктәп директоры Лилия Сабирова барлык укытучыларны, өлкән буын кунакларны бәйрәм белән тәбрикләде. Мәктәп яңалыклары, уңышлары белән таныштырды. Соңыннан бәйрәм чарасы тәм-томнар белән әзерләнгән табын артында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев