Дәвеш Сабан туена бөтен район халкы җыелды
Сабый, бала чакларын Дәвештә дәү әнисе, дәү әтисе янында үткәргән фермер-яшелчәче Наилә һәм янәшәдәге Кильдураз станциясендә туып-үскән ире Азат Әхмәдиевлар гаиләсе быел да авылдашларына зур бәйрәм ясады. Алар чакырган концерт бригадасы чыгышын күрергә ярты район килде дисәң дә була. Эшмәкәрләр, читтә яшәүче авылдашлары исә төрле ярышларда катнашучы бала-чага, олыларга кочак-кочак...
Сабый, бала чакларын Дәвештә дәү әнисе, дәү әтисе янында үткәргән фермер-яшелчәче Наилә һәм янәшәдәге Кильдураз станциясендә туып-үскән ире Азат Әхмәдиевлар гаиләсе быел да авылдашларына зур бәйрәм ясады. Алар чакырган концерт бригадасы чыгышын күрергә ярты район килде дисәң дә була. Эшмәкәрләр, читтә яшәүче авылдашлары исә төрле ярышларда катнашучы бала-чага, олыларга кочак-кочак бүләкләр алып кайттылар. Сабантуй алдыннан авылда бүләк җыю йоласы үтте, Әнвәр Сираҗевның бизәүле атында сабыйлар көне буе мәйдан әйләнде, кибетләр, төрле аттракционнар бик күп иде. Дәвеш авыл Сабантуен быел бер меңләп кеше тамаша кылды, төрле бәйгеләрдә катнашты. Район җитәкчеләре мәртәбәле кунак булдылар. Көрәшнең баш батыры - Марат Макаров. Авыл балалары Илшат Гарипов, Алмаз Шакиров авыл Сабан туена читтән килгән көрәшчеләр белән рәхәтләнеп бил алыштылар, алымнар өйрәнеп калдылар, кем белгән, әле аларны зур мәйданнарда да күрергә туры килер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев