Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дәвеш ветераннары Апаста сәяхәт итте

Ноябрьнең бер матур көнендә Дәвешнең "Әтиләр" мәчетенең мәхәллә халкы белән Апасның "Миргасыйм" мәчетенә тәҗрибә уртаклашу максаты белән сәяхәт кылдык. Биредә Рамазан хәзрәтнең вәгазъләрен тыңлап, йөрәкләребезне сафландырып, әлеге сихри сүзләрне үзебезгә үрнәк итеп тыңладык. Мирхәт хәзрәтнең дә чыгышы бик үтемле булды. Мин үзем дә дәвешлеләрнең дингә мөнәсәбәте, дини йолаларны ничек үтәүләре...

Ноябрьнең бер матур көнендә Дәвешнең "Әтиләр" мәчетенең мәхәллә халкы белән Апасның "Миргасыйм" мәчетенә тәҗрибә уртаклашу максаты белән сәяхәт кылдык. Биредә Рамазан хәзрәтнең вәгазъләрен тыңлап, йөрәкләребезне сафландырып, әлеге сихри сүзләрне үзебезгә үрнәк итеп тыңладык. Мирхәт хәзрәтнең дә чыгышы бик үтемле булды. Мин үзем дә дәвешлеләрнең дингә мөнәсәбәте, дини йолаларны ничек үтәүләре турында таныштырдым. Лаеклы ялдагы тарих укытучысы Габбас Габдулла улы авылыбыз тарихы турында сөйләде. Апас ветераннар Советы җитәкчесе Расих Латыйпов мондый очрашуларның ике як өчен дә файдалы булуын әйтеп үтте. Очрашу, фикер уртаклашу бик җанлы, күңелле, тирән эчтәлекле булып узды. Өйлә намазын укыгач, Мирхәт хәзрәт "Җәмигъ" мәчете белән таныштырды.

"Миргасыйм" мәчетендә корбан ашы хәзерләгәннәр иде, тәкъбир әйтеп ризыкларны тәгам кылдык. Мул итеп тәмле ризыклар хәзерләгән абыстайлар Наҗия Галиуллинага, Әминә Садыйковага, Гөлфания Галиевага, Люция Зыятдиновага рәхмәтләребезне җиткердек. Әлеге күңелле очрашуга җавап итеп, "Миргасыйм" мәхәллә халкын үзебезнең "Әтиләр" мәчетенә кунакка чакырдык.

Хәлим Садриев,

Дәвеш авылы.

Фәргат Закиров фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев