Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дәвешлеләр “Үз мәктәбеңә булыш!” акциясендә бик теләп катнашалар

Дәвеш мәктәбендә быелгы 1 сентябрь-Белем көне яңалыкларга бай булды. Быел мәктәпкә ике яңа укытучы эшкә, 1 сыйныфка 3 бәләкәч укырга килде. Бу уку елында биредә 38 бала белем алачак."Зөя" балалар ял-сәламәтләндерү Үзәгендә уку елы дәвамында дәваланучы 550 ән артык бала да укуын биредә ял белән бергә үреп алып барачак. Шушы...

Дәвеш мәктәбендә быелгы 1 сентябрь-Белем көне яңалыкларга бай булды. Быел мәктәпкә ике яңа укытучы эшкә, 1 сыйныфка 3 бәләкәч укырга килде. Бу уку елында биредә 38 бала белем алачак."Зөя" балалар ял-сәламәтләндерү Үзәгендә уку елы дәвамында дәваланучы 550 ән артык бала да укуын биредә ял белән бергә үреп алып барачак. Шушы мәктәпне 1989 елда тәмамлап чыккан Роберт Миңнегалиев "Туган мәктәбеңә булыш!" акциясенә кушылып, 1987 елда төзелгән мәктәп спорт залын капиталь ремонтлауны үз өстенә алырга теләк белдерде.

Белем көнендә чыгыш ясаган Габбас Халиков кичәге укучысы Робертның мәктәптә укыганда ук спорт белән аеруча дус булуын, 15 яшендә турникта 38 тапкыр тартылып, мәктәп һәм район рекорды куйганлыгын исенә төшерде. 1 сыйныфка укырга керүче Ралина Бикбулатова, Нәфис Сәлахов һәм Риназ Хәлиуллинга авыл җирлеге башлыгы Таһир Хөсәенов матур бүләкләр тапшырды. Алар һәм абыйлы-энеле Ринат белән Рәдиф Сафиуллиннар, Фәриз Гыйсмәтуллин, Язилә Баһавиева, Зилә Сабирова мәктәптә бик тырышып укырга сүз бирделәр. Әти-әниләр исеменнән чыгыш ясап, Наилә Бикбулатова укытучыларга һәм укучыларга уңышлар теләде.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев