Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дәвештә Фирдәвес күпере

Авылдашым, Дәвеш авыл җирлеге башлыгы Таһир Хөсәенов телефоннан шалтыратты бер көнне. Болай ди: -Авылыбызның бик тә акыллы балалар тәрбияләп үстергән, инде мәрхүм Гаязетдин абый белән балалары, кияү-киленнәре, оныклары өчен шатланып, горурланып гомер итүче Рокыя апа Минһаҗева бер көн яныма килде дә, тарсынып кына сүз башлады: -Кызым Фирдәвес, киявебез Роберт синең...

Авылдашым, Дәвеш авыл җирлеге башлыгы Таһир Хөсәенов телефоннан шалтыратты бер көнне. Болай ди:

-Авылыбызның бик тә акыллы балалар тәрбияләп үстергән, инде мәрхүм Гаязетдин абый белән балалары, кияү-киленнәре, оныклары өчен шатланып, горурланып гомер итүче Рокыя апа Минһаҗева бер көн яныма килде дә, тарсынып кына сүз башлады:

-Кызым Фирдәвес, киявебез Роберт синең белән киңәшләшергә кушты әле, Таһир,-ди.-Балаларымның үз акчаларына Гает сәдакасы, Рамазан аенда башкарылырга тиешле зәкәт сәдакасы рәвешендә Зөя аша җәйге күпер салдыру ниятьләре бар. Ничек шуны очлап чыгарга? Эшне нәрсәдән, кемнән башларга?

Рокыя апаның гозерен бала чагы, яшүсмер еллары минем белән Дәвештә узган урманчы, хәзер Черкендә яшәүче Юра Листратовка җиткердем.

-Бу саваплы эшкә бик теләп кушылачакмын. Фирдәвесне дә, Робертны да бик хөрмәт итәм, үзләре, дүрт балалары, тормышлары иминлектә, җитешлектә үтсен. Туып-үскән авылларын онытмыйлар, авыл Сабантуйлары чыгымнарын да күтәрешәләр, зират тирәсен пөхтәләүдә дә ярдәм итәлар. Гаязетдин абый белән Рокыя апаның балалары Наилә, Рәзинә, Тәлгать, Фирдәвес һәм Динә, Хәмит абый белән Наилә апаның уллары Роберт һәм Булат белән мәктәптә бергә укыдык, Дәвеш чирәмендә, Зөя комында уйнап-үстек. Шундый яшьтәшләрем булуы белән мин үзем дә горурланып яшим -диде ул, ике дә уйламыйча.

Черкен күперчеләре 1 атна дигәндә күперне өлгертеп тә бирделәр һәм 7 июльдә авыл көтүе, җиләкче-печәнчеләр, туры, кыска юлдан Апаска ашыгучылар өчен күпер аша үзем иң беренче булып чыгып сынап карадык. Авылдашларымны шулай сөендергәнегез, җиләкле Кыз тауларын онытмавыгыз өчен зур рәхмәт сезгә олы йөрәкле, игелекле авылдашларым!

Дәвешнең "Әтиләр" мәчете имам-хатыйбы Хәлимҗан Гыймадиев та үз сүзен өсти әнә:

-Фирдәвеснең ире Робертның әтисе Хәмит безнең "Ялкын" колхозы председателе булып эшләгәндә районда иң беренчеләрдән булып искесе янәшәсендә яңа мәчет салдырды. Аннан, гаиләсе исеменнән тагын да күркәмрәген төзетте. Сөбханалла, гади атчы-терлекче Гаязетдин, председатель Хәмит нинди иманлы, нурлы балалар үстергәннәр. Чишмә суы ачучы, мәчет салдыручы, басма-күпер булдыручы бәндәләрнең җан-рухы җәннәткә сират күперен әнә шул саваплы гамәлләренә таянып бик җиңел үтә, ди Корьән. Анда тагын шундый сүрә дә бар-изгелек эшлә дә суга ташла, кешеләргә күрсәткән игелегеңне балык күрер-дәшә алмас, чөнки ул телсез, моны кош-үрдәк күрер-тавыш бирер, шуны ярдагы кешеләр белеп ишетер, диелгән анда...

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев