Дәвештә гомер кичерүче тыл һәм хезмәт ветераны Дания әби Сафина үзенең олуг бәйрәмен – 90 яшьлек юбилеен каршылады
Дания әбинең бүген дә хәтере әйбәт. Ил-көн яңалыклары белән дә таныш ул. Изге догаларын кылып, һәркемгә ихлас теләктә яши. Дания әбине авылда һәм тирә-күрше авылларда гыйлемле, хөрмәтле абыстай буларак беләләр, киңәшкә киләләр. Акъәбине олы юбилее белән тәбрик итүчеләр күп булды. Якыннарының, авылдашларының изге теләкләренә район җитәкчелеге дә кушылды. Район башлыгы...
Дания әбинең бүген дә хәтере әйбәт. Ил-көн яңалыклары белән дә таныш ул. Изге догаларын кылып, һәркемгә ихлас теләктә яши. Дания әбине авылда һәм тирә-күрше авылларда гыйлемле, хөрмәтле абыстай буларак беләләр, киңәшкә киләләр.
Акъәбине олы юбилее белән тәбрик итүчеләр күп булды. Якыннарының, авылдашларының изге теләкләренә район җитәкчелеге дә кушылды. Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев ил башлыгының Котлау хатын һәм район башлыгының бүләген, чәчәк бәйләме тапшырды. Дәвеш авыл җирлеге башлыгы Таһир Хөсәенов та аңа җылы тәбрикләүләр аша бүләген бирде. Дания әби исә үзенә булган игътибар һәм ихтирамнан күңеле булып, олы рәхмәтен ирештерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев