Дәвештә Корбан ашы узды
Изге аш Илнур Хәсәнов иганәчелегендә узды.
(12 июль, “Апастово-информ”).
Дәвеш авылында беренчеләрдән булып Корбан ашы үткәрелде. Изге аш мәчет бинасында оештырылды.
Җыенда шулай ук район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев та катнашты. Авыл халкын, кайткан кунакларны изге бәйрәм белән тәбрик итеп, җылы теләкләрен ирештерде.
“Дини вәгазьләр тыңлап, күрешеп, сөйләшеп утыру – җанга үзе бер дәва. Динебезне саклап, Аллаһы Тәгаләбез кушканнарны үтәп, матур итеп яшик”, - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев