Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Дәвештә яшәүче Һидия әби Камалова озак яшәүнең серен хезмәттә күрә

23 февраль - Ватанны саклаучылар бәйрәме көнне Дәвештә яшәүче Һидия әби Камалова 95 яшьлек олы гомер бәйрәмен каршылады. Аны район башлыгы исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Дәвеш авыл җирлеге башлыгы Таһир Хөсәенов тәбрик иттеләр һәм чәчәк бәйләме, бүләк тапшырдылар. -Яшьлегем сугыш чорына туры килде. Бик күп эшләдем....

23 февраль - Ватанны саклаучылар бәйрәме көнне Дәвештә яшәүче Һидия әби Камалова 95 яшьлек олы гомер бәйрәмен каршылады. Аны район башлыгы исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Дәвеш авыл җирлеге башлыгы Таһир Хөсәенов тәбрик иттеләр һәм чәчәк бәйләме, бүләк тапшырдылар.


-Яшьлегем сугыш чорына туры килде. Бик күп эшләдем. Авыр хезмәтләр башкардым. Һәрчак алдынгы колхозчы булдым. Хәзер дә матур яшим, Аллага шөкер. Гел хәрәкәттә булдым, эшләргә иренмәдем. Саулыгымның һәм озын гомернең дә серен шуннан күрәм ди Һидия әби.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев